- ук
- I. 1. Җәядән ату өчен нечкә, төз, каты агачтан башына үткен очлы металл беркетеп ясалган корал 2. Төрле механизмнарда һәм җайланмаларда күрсәтү хезмәтен үти торган тар һәм озын форм. детальләрнең, кисәкләрнең атамасы үлчәү угы 3. Күтәрү кранының хәрәкәтләнә торган өлеше; шулай ук авыр нәрсәләр күтәрү өчен эшләнгән махсус җайланма 4. Нин. б. юнәлешне күрсәтү өчен кулл. тор. билге 6. күч. Кемгә дә булса әйтелгән чәнечкеле, каты сүз яки берәр кешегә карата башкарылган явыз ниятле эш. УК БАЛЫК – Кылыч балык. УК СӨЯК – Кошлар аягында бармакларына кадәр булган эче куыш сөяк. II. УК – 1. Кайбер ана бөҗәкләрдә (бал корты, кырмыска, шөпшә һ. б.) саклану һәм һөҗүм итү өчен кадап агу җибәрү органы 2. Еланнарда озын, очы икегә аерылган тел. III. УК – 1. Рәвешләр белән килеп, "бик" мәгънәсендә кулл. яхшы ук йончытты 2. Үзе бәйләнгән сүзнең мәгънәсен көчәйтү өчен басым ясап әйткәндә кулл: "хәтта" кисәкчәсе функциясен үти урыныннан ук торды 3. тыкрык башыннан ук күлмәкләрне сала-сала 6. бездә урамда ук танышырга кирәк булган 7. кайтышлый ук, ишек ачканда ук 8. ишек ачылгач ук) 9. шунда ук 10. шундый ук
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.